Без названия (исполнитель: Айрат Айтуганов - Сина (А. Салахова)
Сиңа Айнур Айданов көе Алсинә Сәлахова сүзләре Мин синсез яши алмамдыр, Син- минем йөрәк, димәк. Назың, сүзең, йөзең, үзең- Көн туган саен кирәк! Син янәшәмдә булганда, Борчу да юк, сагыш та: Синсез яшәү хакында мин Уйлый алмыйм - ялгыш та! Ул йөрәк туктамасын дип, Ходайдан яшим сорап. Бер карауда гашыйк иттең, Җанымны иттең нурлап. Син янәшәмдә булганда, Борчу да юк, сагыш та: Синсез яшәү хакында мин Уйлый алмыйм - ялгыш та! Сизәсең күңел халәтен, Син - минем үзем кебек . Мин мәңге туялмам сыман Иреннәреннән үбеп. Син янәшәмдә булганда, Борчу да юк, сагыш та: Синсез яшәү хакында мин Уйлый алмыйм - ялгыш та!