2 көнгә (исполнитель: Axelle)

Припев:
1)Мин хикэя, синең яшьле күзләреңдә
укы мине, әйдә, 200 вольт йөрәгемдә
бүген тибә, һәм иртәгә икеләнә.
Икәү генә ике көнгә хәтереңдә мин.

Минем караш сүзләремнән кыйммәтрәк
Ешрак кара күзләремә, күзләр барсын әйтәчәк.
Язылмаган шигырьләрдән киләчәгем төзеләчәк.
Тезләнә белмәгәчтен, түзергә өйрәнәчәкмен

Меңләгән көн, таптыйм тәүге юлларны
Алар безне өйгә илтсә, кемдер күрер улларын
Һәм уйланыр, нигә йөзем борчулы дип
Яшьләреңне күргәч, әни, мин һәрчак борчылам бит.

Шалтырату бездән кайчак шундый җитми, җитми.
Җитди кеше булсаң да, елмаюсыз сине күрмим.
Кайталмасам чирлим, чит шәһәрнең салкынында
Ятим калган хыялларым җылытмас мине монда

Мине аңла, әни, синең улың бәхетле.
Син дә бәхетле, әни, тик сагынам шулхәтле.
Өйгә килә кайтасым, җибәрегез йөрәкне
Нәрсә генә булса да, мин әнигә кирәкле

Припев:

Мин хикэя, синең яшьле күзләреңдә
укы мине, әйдә, 200 вольт йөрәгемдә
бүген тибә, һәм иртәгә икеләнә.
Икәү генә ике көнгә хәтереңдә мин.

2)Ике көнгә, бары ике көнгә
Өч җан бүген, йоклый алмый төнлә
Нигә кайгы ишекне шакымыйча керә
Тик ул юкка чыга, бары ике көнгә
Ә мин кайчак чынлап ялгызлыкны ишетәм
Ул бит килә бала чактан, ул яңгырый бишектә
Һәм мин язам. Дога кылган сыман язам.
Тәрәзәгә карап, синең төнен уза.
Без бит икәү, бер әнидән угыллар.
Бер тамырдан, тик без башка камырдан
Җан арыган, һәм ике көн дәва
Җирне ямьләндереп, күктән яңгыр ява.
Бәхет нинди төстә? Тукта җавап бирмә.
Минем бәхет, әни күзләре төсендә
Ник алайса ул күзләр моңсулана бара
Юк, барсы да дөрес, тормышыма кара.

Припев: 

3)Миңа бүген егерме бер, тормыш белән бергә-бер
Бердәм дуслар булмаса, дошман җиңә барыбер
Бары үбәр минем тәнне синең чиксез кайгыруың
Кайбер урын һич җибәрми, ә син ышан, кайтыр улың

Кайтыр туган җиренә, кайтыр туган көнеңә.
Тулган өйдә туганнарым, тик бер урын буш нигә?
Әнә улым кайта диеп, кабат бутыйсың ялгыш
Безнең язмыш, мине синнән читләштерә микән

Каргыш чигәм читтә үз-үземне сынар өчен.
Исән чакта кайталмагач, әйт әле мин нинди кеше?
Синең өчен бурычлы, һәрбер яшәлгән көн өчен
Һәм син мине кичерә күр, әйтелмәгән сүзләр өчен.

Синнән очып киткән мизгелләрне кайтарасы иде
Һичбер кайгысы булмаган балачакның илен актарасы иде
Хыялларым чынга ашмас, беркайчанда, мин, беләм
Мин бары тик сине, төшләремдә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Pentagram Walk In The Blue Light  Pentagram Starlady  Pentagram Lazylady  Pentagram Review Your Choices  Pentagram Hurricane  Pentagram Earth Flight  Pentagram Last Days Here  Pentagram Be Forewarned 
О чем песня
Axelle - 2 көнгә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен