"Яратып кара әле" (исполнитель: Алсинә Салахова сүз., Айнур Айданов көе)

Бер кереп кара утларның
Ялкынлап янганына.
Ышанырсың шикләнмичә,
Сүзләрнең калганына.

Сораулар биреп йөдәтмә,
Хәлемне аңла әле.
Бер генә көнгә булса да,
Яратып кара әле.

Ниләр генә әйтсәләр дә,
Ярату җиңел түгел.
Тик шулай да изгерәк шул
Ярата белгән күңел.

Сораулар биреп йөдәтмә,
Хәлемне аңла әле.
Бер генә көнгә булса да,
Яратып кара әле.

Яратмыйча яшәүчеләр
Бәхетсез җаннар икән.
Яратып- көеп яшә син,
Сөюең булсын җилкән!

Сораулар биреп йөдәтмә,
Хәлемне аңла әле.
Бер генә көнгә булса да,
Яратып кара әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Aimai  Айнур  Бигуди или С тобою лова-лова медляк Иван Дорн  Аббасов Рахиб - Плачь душа  Averi de sentimente  Florida pitbull 
О чем песня
Алсинә Салахова сүз., Айнур Айданов көе - "Яратып кара әле"?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен