Ур жаным миляушаляр (исполнитель: Фархи Хания)

Үр җаным, миләүшәләр!
Фәрит Идрисов көе Тамара Гәниева сүзләре

Минем сиңа әйтер сүзләрем бар,
Тик күрешкәч зиһен тарала.
Күпләр безгә никах укымаса,
Гаделлек юк, димәк, дөнъяда.

Минем кара чәчләремә
Үр җаным, миләүшәләр!
Миләүшәләр — күзем төсе,
Бигерәк килешәләр.

Минем сиңа җылы сүзләрем бар,
Тик кыюлык кына чамалы.
Язмышыма рәхмәт әйтер идем
Суытмаса безнең араны.

Минем кара толымыма
Үр җаным, миләүшәләр!
Миләүшәләр — күзем төсе,
Кайсыдай килешәләр.

Минем сиңа җылы сүзләрем бар,
Офыгыңда балкый Мәлихә.
Оҗмахлардан йөгереп кайтыр идем
Хыялымда минем кал дисәң.

Минем кара чәчләремә
Үр җаным, миләүшәләр!
Миләүшәләр — күзем төсе,
Бигерәк килешәләр.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
ТИНА КАРОЛЬ - Я все еще люблю  Синяя птица так вот какая ты  Папа я люблю тебя люблю тебя  Ты охуенная  Многоточие - 12 - Белые друзья  Мост над туманным заливом  Fanfarlo-Atlas  Кто сказал Гости из будущего 
О чем песня
Фархи Хания - Ур жаным миляушаляр?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен