Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Җир белән күк тоташкандай булды,
Дөнья чиксез кебек яратканга.
Яңа көннәр шатлык кына бирә,
Һәр иртәне сөю уятканга.
Бу җиһанда сөю генә яши,
Башка хис юк өзелеп яратканга.
Яңа көннәр шатлык кына бирә,
Һәр иртәне сөю уятканга.

Исем китми хәзер бернигә дә,
Ничек яшәрмен мин-барыбер.
Әгәр юллар кисәк аерылса,
Сине эзләп туам тагын бер.
Синле язмышыма рәхмәт укыйм,
Ә калганы миңа барыбер...

Синең белән очрашуны көткән
Мизгелләрне ничек аңлатыйм?
Минутларны куам ашыктырып,
Сәгатьләрне шундый яратмыйм.
Дога укыгандай, күңелемнән 
Исемеңне мең кат кабатлыйм.
Минутларны куам ашыктырып,
Сәгатьләрне шундый яратмыйм.

Синең йөрәк минем кулларымда,
Йөрәгемне сиңа бирәмен.
Тормыш салкыннарыннан сакларга,
Назларыма сине төрәмен.
Икебезгә булсын бары бер юл,
Башка юллар мин һич теләмим.
Тормыш салкыннарыннан сакларга,
Назларыма сине төрәмен.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Erasure Surreal  Amy Winehouse Valerie  Amy Winehouse Some Unholy War  Amy Winehouse To Know Him Is To Love Him  Amy Winehouse Rehab  Amy Winehouse Back to Black  Ты далеко и даже не скучаешь 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен