Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

1.Үткән саен гомер караңгырак,
   Усалрак, хаман бураннар.
   Җан да тартмый,кан да тартмый бүген,
   Ерагая гына туганнар.
   Аларның тик файдалысын гына,
   Үз курәбез, якын итәбез
   Яраларын җиде ятлар кебек
   Сәләмен дә алмый үтәбез.

   Ә син мине гаеп итмәссеңме,
   “туганым” дип дәшсәм әгәр дә?
   Нишләтте бу каһәр суккан заман,
   Нигә төштек мондый хәлләргә?

2.Күрим, дисәң, ерак туганымны,
   Мал бүләргә чыксын җай гына. 
   Мин дә сезнең нәсел әле диеп,
   Эт тә, бет тә килә яныңа.
   Бер-беребез өчен яну, төю,
   Сөенүләр куптән онытылган.
   Көнчелекнең суык бөтеннәре
   Бәгырләргә таштай утырган.

   Ә син мине гаеп итмәссеңме,
   “туганым” дип дәшсәм әгәр дә?
   Нишләтте бу каһәр суккан заман,
   Нигә төштек мондый хәлләргә?

3.Бөтенесен күреп үсәләр бит,
   Рәнҗемәсме безгә балалар.
   Сүнеп бетсә нәсел учаклары,
   Алар каян җылы табырлар?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Fike feat Jambazi - Параноя  Mayray Govindaa Jai-Jagdeesh  Butterfly (cover by dis)  NiceVi-был  Аэропорт ВИА Ариэль  Rus cover by dis  No Strings Groundbreaking 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен