Ялган Битлеге Астыннан (исполнитель: Jaa Lil)

• Мин тугры булдым сина хужасына эт сыман
Лэкин барда узгэрде-кыек суз хэм мин дошман
Тоз булып яраларга хак булган фикер ятыр
Жанда кайнаган нэфрэтен оскэ таш булып явыр
Яраларны каезлап тик доресен сойлэргэ
Хэттэ авыртуга да була бит кунегергэ
Татлы булган ялган суз эйтерсен мэкер елан
Сонгы чиктэ ул да чаштыра акылдан 
Тормышны кургэн бер карт утра дингез буенда
Алтын балык тотарга буген анын уенда
Могжизага ышану анын сонгы омете
Авырлыклардан чилэнеп,акрын уткэн гомере
Ана ничек анлатыйм-чынга ашмас экият
Хыяллары чэлпэрэмэ,аклы-каралы хэять
Бер ялган уз артыннан тудыра башкаларын
Хэм дэ аеру авыр дореслектэн ялганын

• Каезлап хэтирэлэрне эйтермен хак сузлэрне
Яралар тирэн иде,тик шулай да тозэлде
Авыр таш булып сойри аска таба муеннан
Кешелэргэ карашым,эйт ничек бу уеннан 
Жинел ысулны сайлап чыгу юлын табарга,
Эйтергэме доресен,я эндэшми каларга
Хэркемгэ дэ уз йоге,мин уземнекен сойрим
Телем минем дошманым,тик эйткэнгэ укенмим
Нинди мэгънэ алданып,хыялларда яшэргэ
Аклы каралы коннэр кичэ,буген,иртэгэ
Эзлэу дорес юлларны кыек булган сукмактан
Ярык тагарак тотып буген тагын кем калган
Туры килер хэркемгэ дэ килсэ  бэхет табырга
Ялган ниять чэркэсеннэн дореслекне татырга
Чынбарлыкнын йозенэ тэуге тапкыр текэлеп
Мин кабаттан уйланам дорес ялган эзлэнеп

• Нигэ тибэсен йорэк,без барыбыз  алданган
Кузгэ тузан тулган чакта бэхет кайда олаккан
Кемнэр авыз иткэннэр безгэ тиеш олештэн
Хэер сорап утыру белэм тугел рэхэтлектэн
Нигэ тибэсен йорэк,без сыман ятим балалар
Хэм безнен кузлэр куптэн шатлык котеп арганнар
Могжиза эзлэп чекрэеп атлаган хэр адымда
Кайда иде пэйгэмбэр,буларга тиеш янымда
Тишек кесэ,уйный жиллэр, хэттэ омет калмады
Ялтрап яткан дореслекне беркем дэ танымады
Гарип йорэклэр бэндэлэр изделэр хэм таптадылар
Аркага ташлар атып,таяк белэн кудылар
Мин курдем кешелэрне,курдем кара жаннарын
Сабына кадэр кадап дореслекнен пычагын
Бу парадокс,паранойя,эллэ чашу акылдан
Хэм панацея нэрсэ?доресме яки ялган?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Sacris  Я не забуду эти глаза  4 опенинг хвост феи  Evil russia  Крэк Рай  Диана Запуниди - Я Просто Буду Ждать  Патцанов  Алсу Абелханова - 
О чем песня
Jaa Lil - Ялган Битлеге Астыннан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен