Уралдым мондарына (исполнитель: Фарит Бикбулатов)

Мин белмимен җир шарының,
Синсез, минсез әйләнгәнен.
Беләм кайгы шатлыгыңа,
Язмышыңа бәйләнгәнмен.

Сарылганмын сагышыңа
Чорналганмын чәчләреңә,
Тамчы булып саркылганмын
Синең газиз яшьләреңә.

Уралганмын моңнaрыңа
Уелганмын уйларыңа.
Чыкмас өчeн юлыкканмын
Синең барыр юлларыңа.

Кичүләр юк, кичүләр юк,
Кичелмәгән мин диванаң,
Син булгачтың китүләр юк,
Китүләр юк бу дөнъядан.

Мин белмимен җир шарының,
Синсез, минсез әйләнгәнен.
Беләм кайгы шатлыгыңа,
Язмышыңа бәйләнгәнмен.

Сөю белән, әйләндем мин
Мәңгелеккә, мәңгелеккә,
Әйдә җирем җилик гелән
Изгелеккә, игелеккә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Налево направо  Амамамакриминал  Wir sind eins  Wir sind ein  Siddhartha Karunesh  My life my rules  Combichrist my life my rules  Ташлаб кетма 
О чем песня
Фарит Бикбулатов - Уралдым мондарына?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен