Син килгәнсең икән (исполнитель: Гузель Уразова)

СИН КИЛГӘНСЕҢ ИКӘН

О. Усманов көе,
Р. Аймәт сүз.

Күкләр нигә биегәйгән дисәм,
Төннәр, дисәм, нигә яктырак.
Ярларына каккан дулкын кебек,
Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк.

Кушымта:
Син килгәнсең икән!
Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың,
Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка
Яши алмавымны белгәнсең,
Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә
Өмет пәрдәләре элгәнсең.

Кушымта.

Сүнәргә дип торган гомеремнең
Син кабыздың кабат шәмнәрен.
Киңәйделәр күңел офыкларым,
Төнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Киңәйделәр күңел офыкларым,
Төнгә әйләнде кебек төннәр.

Кушымта.

Кояш кебек якты елмаюың
Бик сагындым, иркәм, сагындым!
 [bad word]  [bad word] club3524919
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Black Sheep  Marmotte  Noize mc вселенная бесконечна  Eva Бумбокс  Evanescence broken  Танец со свечами  Shakin hands  Северное буги 
О чем песня
Гузель Уразова - Син килгәнсең икән?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен