Жомга. (Татар халык жыры) (исполнитель: Хамдуна Тимергалиева)

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үгәндә дә – 
Гүрләргә кергәндә дә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
The Veer Union Your Love Kills Me  Honey Bee Tom Petty  И гоп-стоп зелень  The Veer Union What Have We Done  The Veer Union Borderline  The Veer Union Bitter End  The Veer Union Buried in the Ground  The Veer Union Inside Our Scars 
О чем песня
Хамдуна Тимергалиева - Жомга. (Татар халык жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен