Кичер кайта алмавымны (исполнитель: Айдар Файзрахманов)

Язмышымны белми
Озак көткәнсеңдер.
Кайтыр, диеп,
Өмет иткәнсеңдер.
Илгә кайтасылар
Килми идеме соң!
Гомер киселүен
Тели идемме соң?

Кичер, әнкәй, мине,
Кичер, әнкәй, кичер!
Яу кырыннан
Кайта алмавымны…
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә
Ятып калганымны…

Сугыш фаҗигасын
Онытмасын еллар.
Язмышлары миндәй —
Миллионнар!
Барсын илгә бирдем, —
Күпме көчем булды,
Һәлак булуым да
Халкым өчен булды.

Кичер, әнкәй, мине,
Кичер, әнкәй, кичер!
Яу кырыннан
Кайта алмавымны…
Кичер, әнкәй, кичер
Чит ил туфрагында
Мәңгелеккә
Ятып калганымны…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ночное движение Спит спит спит  Siro Aghotq Arsen Safaryan  Лимонадный голос-сжигай мосты  Игра в жизнь вокалоиды  Беги мой мальчик  Месный ozzz  Карабин хочу быть 
О чем песня
Айдар Файзрахманов - Кичер кайта алмавымны?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен