Һавадан йолдызлар Җиргә атыла, Ә минем күңелем Сиңа тартыла. (исполнитель: ANN SU)

Һавадан йолдызлар
Җиргә атыла,
Ә минем күңелем
Сиңа тартыла.
Аралар бик ерак
Ерак шул бигрәк,
Кайларда булсаң да
Син миңа кирәк.

Күңелдә син генә,
Ни буласын кем белә...
Моңланам әлегә,
Син дип үзәк өзелә.
Бул дәва күңелгә,
Көтәм сине кил генә, 
Моңайтма гел генә,
Хәлләремне белгәлә!

Йолдызларга карап
Айлы төннәрдә,
Серләремне сөйлим
Искән җилләргә.
Сагышымны җилләр
Бәлки таратыр,
Кайчан соң сызылып
Якты таң атыр?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Orange Goblin Tosh Lines  Orange Goblin Just Got Paid  Orange Goblin Crown Of Locusts  Orange Goblin Your World Will Hate This  Orange Goblin Monkey Panic  On-the-go into the  Orange Goblin Rage Of Angels  Orange Goblin Made Of Rats 
О чем песня
ANN SU - Һавадан йолдызлар Җиргә атыла, Ә минем күңелем Сиңа тартыла.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен