Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Гомерем буе көттем бу сөюне
Язмышымнан сорап тилмереп
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар җитсә көттем тилереп

Соңгы ялкын соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы ташкын соңгы ашкынулар
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Соңгы балкыш соңгы тилерүме
Җан әрнемәс иде бу кадәр

Юлларыңа гөлләр куеп көттем
Җитәрсең дип бөтен гомергә
Ай нурыннан тукып япма тектем
Бәхет багалмамны төрергә

Соңгы ялкын соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы балкыш соңгы тилерүме
Җан әрнемәс иде бу кадәр

Чәчәкләрдән бишек үреп көттем
Тибрәнергә бергә гомергә
Китәм димә әйтмә китмә, китмә!!!
Андый яра салма бәгырьгә!!!

Соңгы ялкын соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы ташкын соңгы тилерүме
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Соңгы балкыш соңгы тилерүме
Җан әрнемәс иде бу кадәр

Соңгы ялкын соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы ташкын соңгы ашкынулар
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Соңгы ялкын соңгы сөюдер бу
Кабатланмас сихри иртәдә
Соңгы балкыш соңгы ашкынулар
Җан әрнемәс иде бу кадәр

Соңгы балкыш соңгы тилерүме
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Җан әрнемәс иде бу кадәр
Гомерем буе көттем бу сөюне....
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Эй ходай радик юльякшин  Love and Emotion Yahel feat Melanie  Уйлену  Riccardo Fogli  Yoshioka Aika - Izayoi Namida  Dotsfam - осенний  Justify Sex Dan Balan feat Eleni Foureira 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен