Ак кәгазь (исполнитель: Зөһрә Сахабиева)
Ак кәгазь Резеда Ахиярова көе Ренат Харис сүзләре Тәрәздә зәңгәр төн, Өстәлдә ак кәгазь , Каләмем яз төсле карада. Мин сиңа омтылам, Мин сиңа ашкынам, Мин сине өзелеп яратам. Тәрәздә алсу таң, Өстәлдә ак кәгазь , Каләмем җәй төсле карада. Мин сине чакырам, Мин сиңа ялварам, Мин сине өзелеп яратам. Тәрәздә якты көн, Өстәлдә ак кәгазь , Каләмем көз төсле карада. Мин сине юксынам, Мин сине сагынам, Мин сине өзелеп яратам. Тәрәздә сүрән кич, Өстәлдә ак кәгазь , Каләмем кыш төсле карада. Мин сине яңа яз Китерерлек итеп, Тагы да өзелеп яратам.