Умырзая. Татар халык жыры (исполнитель: Ахмеровы Регина Венера)

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизрәк:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп...

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп;
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп...

Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым...

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып;
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
I Nightmare SeeU  Зимние подарки  Ticket To Hollywood  Я разбодяжу любовь  ДРУГ Вахид Аюбов  Ак-мжк  Мудрец Алихан Амхадов 
О чем песня
Ахмеровы Регина Венера - Умырзая. Татар халык жыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен