Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Инешебез сай гына,
Өсләрендә ай гына.
Мәхәббәтне аңлатырга
Бу вакытлар җай гына.
Бу айлы кичләребез,
Иң чиста хисләребез.
Җаннарга тәүге ләззәт-
Бу беренче мәхәббәт.
Тотынышкан кулга кул
Гашыйк җаннар барган юл.
Инеш ага җай гына,
Тугаенда ай гына.