Балан кагы (исполнитель: Масалимова Рауля)

1.Чуклы тәлгәшләрдә яна өй янында үскән балан
Кайтыр көннәремне санап, бер ялгызы әнкәй кала.
Истә һаман озатканда сабыр күзләр көтеп калды
Авыз ит дип юксынганда балан кагы төреп салды.
Тик ул чаклар китте узып, ә йөрәгем көтә һаман
Әнкәемнең төсе булып бакчабызда үсә балан.
Кайтам әле үткәннәргә, күңелемнең моңсу чагы
Юк кына шул бер тәмләргә әнкәй койган балан кагы.
2.Рәсеменнән миңа бага уртаклаша хәлләремне
Кызыл алкаларын тагып кочкан балан әнкәемне.
Затлы татлы төрлеләрен тәмләдем мин ризыкларның
Тик йөрәгем өшегәнен эретер иде балан кагы.
Кайтам әле үткәннәргә күңелемнең моңсу чагы 
Юк кына шул бер тәмләргә әнкәй койган балан кагы.
Чуклы тәлгәшләрдә яна өй янында үскән балан
Кайтыр көннәремне санап көтә кебек әнкәй һаман.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Расстояние 1443 клемма метафор  Miku candy candy  Пар ат  Я закрываю глаза я улыбаюсь  Sevirem nuri serinlendirici  Me Quiero Morir Ana Ro  Red Light - Red BoyZ  30 de grade 
О чем песня
Масалимова Рауля - Балан кагы?
user_16947 8 Dec 1:59
Бу жырны Равиля Масалимова язмаган...ул бары тик башкара гына...жырнын авторы и кое Захир Абайдуллинныкы!!!!!!!
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен