Кеше бәхетеннән көнләшмимен,кеше кайгысыннан көлмимен!Көзен (исполнитель: Габделфэт Сафин-Мин ышанам таннарга!)

Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр булып качып киттеләр.
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Каеп-каеп чигү чиктеләр.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.

Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга.
Тик һаман да бала чактагыча
Мин ышанам әле таңнарга.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.

Йөрәк җырларымны дога итеп
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ, телдәш, моңдашларны
Ихлас сөю белән яратам.

Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ты нашел другую  Кукрыниксы как твои дела  Сердце не плачь Песня Toni Braxton  Алло это Пакистан Ак-47  И караоке  Ленинград Мусор  В любовь надо верить повалий  Ты мой желанный 
О чем песня
Габделфэт Сафин-Мин ышанам таннарга! - Кеше бәхетеннән көнләшмимен,кеше кайгысыннан көлмимен!Көзен?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен