Кайтам але туган якларыма(татарские песни) (исполнитель: Салават Фатхетдинов)

Кайтам әле туган якларыма
 Сызылып алсу таңнар атканда.
 Авылымны чорнап ак мамыкка,
 Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
 Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
 Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
 Ычык тамчылары кипкәндә.

 Кайтам әле туган якларыма
 Көнне ярып кояш батканда.
 Ак ефәк шәл булып тау иңенә
 Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
 Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
 Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
 Ычык тамчылары кипкәндә.

 Кайтам әле туган якларыма
 Күз кысышкан чакта йолдызлар.
 Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
 Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма
 Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
 Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
 Ычык тамчылары кипкәндә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Skrillex - Syndicate Дабстеп 6  Naked feat Big Sean Kevin McCall  Noisia shitbox  Карие глаза Эдгар Амбарцумян  Камелия Амирамов Ефрем  Jethro tull slipstream  Быть собой 7000 
О чем песня
Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма(татарские песни)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен