Кыр казлары китте тезелеп, кунеллэрем калды озелеп.Пар (исполнитель: Саф хислэр)

Кыр казлары китте тезелеп...
Өметләрем калды өзелеп.
Пар казлардай иде без элек, без элек.
Язмышыбыз ялгыш аерды,
Ул мәңгегә өзде араны.
Йөрәгебез һаман яралы, яралы.

Кыр казлары китте тезелеп...
Соңгы өметләрем өзелеп.
Йөрәгемдә моңсу көз инде, көз инде.
Сөю гөлем сулды көзләрдә
Сагыш тулы яшьле күзләрдә.
Синсез миңа ничек яшәргә, яшәргә?

Күңелемдә уйлар бураны.
Юлларыбыз хәзер ураулы.
Беръялгызың яшәп буламы, буламы?
Язмышыбыз ялгыш аерды,
Ул мәңгегә өзде араны.
Йөрәгебез һаман яралы, яралы.
Сөю гөлем сулды көзләрдә
Сагыш тулы яшьле күзләрдә.
Синсез миңа ничек яшәргә, яшәргә?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ready or not shinee  When i am gone  Bet On It Zac Efron  Dlz tv on the radio  Ты ему дала  Far from the fame 
О чем песня
Саф хислэр - Кыр казлары китте тезелеп, кунеллэрем калды озелеп.Пар?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен