Яратасым килə (исполнитель: Алинə Сафиуллина, Эльнара Нурмөхаммəтова, Ильвина)
Сиңа бирер назларым бар, Бергә керер язларым бар, Башланмаган гомер алда әле. Мин бит синсез төссез рәсем, Мин бит синсез җансыз бер сын, Яшәтергә мине кил әле. Яратасым, яратасым килә, Җаным, диеп җан атасы, Ярым, диеп яратасы. Яратасым, яратасым килә, Җаным, диеп яратасы килә. Хисләр әле таркалмаган, Өмет әле тапланмаган, Кучагымда җылын, күбәләк. Мин бит синсез төссез рәсем, Мин бит синсез җансыз бер сын, Яшәтергә мине кил әле. Яратасым, яратасым килә, Җаным, диеп җан атасы, Ярым, диеп яратасы. Яратасым, яратасым килә, Җаным, диеп яратасы килә. Сөйләнмәгән серләрем күп, Зар елаган көннәрем күп, Тик яшәтерлек бар әле. Мин бит синсез төссез рәсем, Мин бит синсез җансыз бер сын, Яшәтергә мине кил әле. Яратасым, яратасым килә, Җаным, диеп җан атасы, Ярым, диеп яратасы. Яратасым, яратасым килә, Җаным, диеп яратасы килә.