Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Г.Идрисов сүз. Рим Хәсәнов (исполнитель: Гульназ Хабирова-Рахманова)

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй,
бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:

Иртәгә, бәлки, булыр дип.
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Give the young a chance  Не спать сука kempel  Наркотик клас  Нюхают кокоин  Гамора -плотно  Снежная дорога  День учителей  Святослав край 
О чем песня
Гульназ Хабирова-Рахманова - Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Г.Идрисов сүз. Рим Хәсәнов?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен