Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Г.Идрисов сүз. Рим Хәсәнов муз. Марат Сабиров аранж. (исполнитель: Гульназ Хабирова-Рахманова)

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй,
бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,

Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:

Иртәгә, бәлки, булыр дип.
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Turisas Hunting Pirates  Turisas The Great Escape  Turisas Fear The Fear  Turisas End Of An Empire  Turisas The Bosphorus Freezes Over  Turisas Rasputin  Turisas The Heart of Turisas  Turisas Till the Last Man Falls 
О чем песня
Гульназ Хабирова-Рахманова - Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Г.Идрисов сүз. Рим Хәсәнов муз. Марат Сабиров аранж.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен