Су анасы (исполнитель: Габдулла Тукай)

I 
 Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;  
 Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
 Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, 
 Инде шаять  бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
 Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; 
 Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда  юлдашым.
 Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
 Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
 Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; 
 Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.
 Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
 Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
 Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
 Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.
 Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
 Җен оныткан, ахыры, — калган тарагы басмада.
 Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
 Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.
 Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;  
 Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
 Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
 Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.
 Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
 Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!»
 Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
 Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам.
 Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
 Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!
 Вау! да вау! да, һау! да һау — бертуктамый этләр өрә;
 Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.
 Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
 И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.
 Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» - дидем;
 «Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем.
 Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
 Курка үзе алса да, — уйлый эченнән әллә ни...
II 
 Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
 Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.
 Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
 Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман.
 Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
 Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:
 — Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? 
 Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!
 — Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?  
 Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак! 
 Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
 Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм?»
 Һич өзексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;  
 Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.
 Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып, 
 Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.
 Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни     
 И орышты, и орышты, и орышты соң мине!
 Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, 
 «Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Golden age woodkid  Ты моя весна (  Muse - Shrinking Universe  Уходи красиво лепс  Tatta hitotsu no omoi  Я тебя отваюю  Psalm 73 BarlowGirl 
О чем песня
Габдулла Тукай - Су анасы?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен