Ялгышканмын (исполнитель: Айназ)
Гомерлеккә иң кадерле Ярың була алмадым. Кемне яратканымны да Соңлап кына аңладым. куш: Мин бик ялгышканмын сине Язмышым диеп уйлап. Белмәдем шул йөргәнеңне Хисләрем белән уйнап. Чын йөрәктән сөйгәнемне Никтер, аңлый белмәдең, Читтән назлар эзләп әллә Аңларга теләмәдең?! куш: Мин бик ялгышканмын сине Язмышым диеп уйлап. Белмәдем шул йөргәнеңне Хисләрем белән уйнап. Күпме йөрәкне яралап Мәхәббәт укларыңнан – Гомерлеккә янарсың бит Ялгызлык утларында! куш: Мин бик ялгышканмын сине Язмышым диеп уйлап. Белмәдем шул йөргәнеңне Хисләрем белән уйнап.