Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Каршы алды моңлы урман, Җәеп миңа колачын. Кергән чакта уйламадым, Ничек аннан чыгасын. Кушымта: Каеннарның кайрысына, Куйдым синең исемеңне. Каеннарга сөйлим хәзер, Сиңа булган хисемне. Кердем хаман ерагырак, Көйләп моңлы җырымны. Чәчәклэрне сыйпап үттең, Тоткан сыман кулыңны. Кышымта: Каеннарның кайрысына, Куйдым синең исемеңне. Каеннарга сөйлим хәзер, Сиңа булган хисемне. Кергән саен чума бардым, Назлы-назлы уйларга. Җырларымны кошлар тыңлый, Җаным син юк тыңларга.