Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
1. Алар без диеп яшиләр, Олы җан һәм киң күңел, Шатлансак та яныбызда, Кайгырсак та янда гел. Кушымта: Гомернең ярты өлешен Безгә багышлый алар, Баланың йөрәк тибешен Һәрвакыт саклый алар. 2. Әти-әни, фәрештәбез Ике канат иңнәрдә Баланың бәхет ачкычы Нурлы ачык йөзләрдә. Кушымта: Телик без әти-әнигә Бәхетле озын гомер Лаек алар зур хөрмәткә Алар җирдә бердәнбер. 3. Алар без диеп яшиләр Уйлары гел балада Эшләре дә, сүзләре дә Бала өчен тик файда. Кушымта: Әти-әниләрне һәрчак Хөрмәт итеп без яшик Сәләмәтлек, озын гомер Бар күңелдән без телик.