Чыгарсыңмы каршы алырга ("Сагыну", 1995) (исполнитель: Заман)

Чыгарсыңмы каршы алырга
("Сагыну" альбомы)

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Uriah Heep Been Hurt  Uriah Heep Wake the Sleeper  Uriah Heep Tears Of The World  Uriah Heep Light Of A Thousand Stars  Uriah Heep Book Of Lies  Uriah Heep What Kind Of God  Just A Habit  Uriah Heep Ghost Of The Ocean 
О чем песня
Заман - Чыгарсыңмы каршы алырга ("Сагыну", 1995)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен