Яннарымда кал әле. (исполнитель: Автор: Шамил Шәрипов көе,)

Яннарымда гына кал әле.

1. Җибәрәсем килми сине
Никтер янымнан.
Сөю уты әллә шулай
Көчле кабынган.
Яратам дип әйтә йөрәк
Бары сиңа гына.
Бәгырькәем, бәхеткәем
Кал янымда гына.

Кушымта:
Йомшак, назлы кулларыңны
Иңнәремә сал әле.
Зинһар өчен ялгыз итмә
Яннарымда гына кал әле.

2. Күрәсеңме күпме йолдыз
Күктә кабынган.
Минем күңел сине генә
Өзлеп сагынган.
Җаннарымда, җырларымда
Син генә кадерлем.
Мәхәббәтнең кайнарлыгын
Тойыйк бәгырем.

3. Сизәсеңме йөрәгемнең
Дөрләп янганын.
Күзләремнең – күзләреңә
Сирпеп алганын.
Синдәйләрне күпме эзләсәм дә
Һичкайдан табалмамын.
Ходай биргән мәхәббәткә
Мәңге тугъры калырмын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Amber Push It to the Limit  Live To Tell Madonna  Andain Beautiful Things  Stay Awake Prod by Madeon Ellie Goulding  Fool For Love Texas  Бетономешалка 
О чем песня
Автор: Шамил Шәрипов көе, - Яннарымда кал әле.?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен