Җиз кыңгырау моңнары (жиз кынгырау моннары) (исполнитель: Рөстәм Закиров (Рустам Закиров))

Буран бурап, карлар күмә
Кышның озын юлларын.
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Җиз кыңгырау - көмеш моңнар
Уйлата синең хакта.
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта.
Уйлата синең хакта!

Буран бурап, карлар күмә
Кышның озын юлларын.
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Җиз кыңгырау моңнарында
Үткәннең тавышлары.
Очрашулар, кавышулар,
Айрылу сагышлары.
Үткәннең тавышлары!

Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Кая алып бара икән
Кышның озын юллары?
Җиз кыңгырау тагып кына, >2
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән  >3
Тик сине алып кына.
Атларда чабып кына!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Emerald Night и Абрей Страна Фей  Сердце Алёша  Бар да вакытлыча Ринат Гильфанов  Love story Banderos  Ярмак - улетай  Деньги вертят  Город слез нефтеград  Она сказала мне прости не клялась 
О чем песня
Рөстәм Закиров (Рустам Закиров) - Җиз кыңгырау моңнары (жиз кынгырау моннары)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен