Кая барма — җирдә матурлыклар, Без — шул Җирдә (исполнитель: Юкка тугел)

Кая барма — җирдә матурлыклар,
Без — шул Җирдә туып үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.

һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяда без яшибез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма, үзе өчен генә
Мине әгәр яши, дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Naberi Moi Nomer Mike Vegas Radio Edit Biffguys  03 - Романс стихи Гумилева Дышу  Here With You Original Mix Electus ft Annie Sunday  Солнце после дождя  Awakening Feat Bijou DUBSTEP IS MY DRUG Dabin  Anyone Out There 6 Melodie MC  Gotye somebody that i used to know (tiesto remix)  Издей 
О чем песня
Юкка тугел - Кая барма — җирдә матурлыклар, Без — шул Җирдә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен