Язлар җиткәч кайтырмын (исполнитель: Гөлзада Сафиуллина)

Язлар җиткәч кайтырмын
Кошлар кебек талпынып…
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны…

Былбыл моңын тыңлармын
Таң атканда сызылып…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Язлар җиткәч кайтырмын
Ташкын кебек ашкынып,
Ташкыннарга тиндәш булыр
Минем шатлыгым…

Ак каеннар каршылар
Юлларыма тезелеп…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Язлар җиткәч кайтырмын
Узып җитез җилләрне…
Күргем килә яшьлек эзем
Калган җирләрне…

Салкын чишмә суларын
Эчәрмен мин иелеп…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Жека кто там она  Wake Up If I Were You  Понаехало  Без него мир похож на пустыню  Пк я не с тобой  Рафик послал всех нафиг Хиты Кавказа  Loc dog лицо 2011 
О чем песня
Гөлзада Сафиуллина - Язлар җиткәч кайтырмын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен