Күпме күзләр күреп онытылган (Баянда Рифкать Гомәров) (исполнитель: Саз ансамбле)

Күпме күзләр күреп онытылган,
Күпме йөзләр чыккан исемнән;
Күпме сүзләр киткән хәтеремнән?! —
Ә син һаман, һаман исемдә.

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп,
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне, ахры, тутыргансың,
Башкаларга анда урын юк.
Күңелемдә синнән бүтәннәргә
«Сөям» дигән назлы җырым юк!

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп.
Мин минутлык хискә исердем.
Айныдым да, сөенеп туялмыйча,
Тагын сине искә төшердем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Махараджа  Дима картошов о чем она молчит  IZReaL  Btoom op  Wild Out Feat Waka Flocka Flame  Он хотел Андрей Гризли  Tbili noch  Airmail Special 
О чем песня
Саз ансамбле - Күпме күзләр күреп онытылган (Баянда Рифкать Гомәров)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен