Кайда син, гармун ЭКСЛЮЗИВ!!!спец.для мя (исполнитель: Зуфар Хайретдинов)

Кайда син, гармун?
Зөфәр Хәйретдинов көе Харрас Әюп сүзләре

Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?

Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.

Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?

Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Ярлар табышсын, парлар кавышсын,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Mercenary Music Non Stop  Mercenary Falling  Mercenary Times Without Changes  Mercenary Loneliness  Mercenary New Desire  Mercenary Bloodsong  Mercenary Embrace the Nothing  Mercenary This Black and Endless Never 
О чем песня
Зуфар Хайретдинов - Кайда син, гармун ЭКСЛЮЗИВ!!!спец.для мя?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен