Хай,бу тормыш (исполнитель: Айдар Галимов)

Һай, бу тормыш…
Мәсгудә Шәмсетдинова көе Әхмәт Гадел сүзләре

Ике кашы арасында
Мәрҗәндәй бер миңе бар.
Өнемдә йөрим төш күреп,
Телемдә гел ярым-яр.

Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?

Тик беләм бу саф чишмәдән
Су эчү миңа язык.
Бу түгел эчәсе суым,
Бу түгел хәләл азык.

Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?

Мәхәббәт ул якты кояш —
Биек таулар артында.
Тау-таш ларны җиңәр идем
Тик сөюем хакына.

Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
K pop Stay  Now listen to my story  Wonky  Кизим  Neden Candan Ercetin  А в голове другая  Liber Logaeth 
О чем песня
Айдар Галимов - Хай,бу тормыш?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен