Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк (исполнитель: Альбина Апанаева)

Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып...
Үбәм... миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм...
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.

Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм —
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.

Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк —
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Счастье острова  Смех под облаками  NiceVi оставь в покое на сердце заживут раны  Ничего не поменять То что было  Dramma -вынимай  Я на последнем этаже сижу и жду  К эшафоту  Борис-десантник Борис Апрель Большая Разница 
О чем песня
Альбина Апанаева - Йөрәгеңнән үбәр идем, Күренми шул йөрәк?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен