Котлы булсын туегыз (исполнитель: А.Нургалиев)

Карлыгач канатлы егет,
Сандугач тавышлы кыз
Кайсы йолдыз асларында
Очрашып кавыштыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Чәчегезне үреп-үреп
Чәчләргә бәйләдегез.
Гомергә бер генә булсын
Туй дигән бәйрәмегез!

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Мәхәббәтегез юлыннан
Бердәм атлап китегез.
Ике язмышны бер итеп
Матур гомер итегез!

Котлы булсын туйларыгыз,
Бәхетле көннәрегез!
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lesley Gore Look Of Love  Lou Bega I Got A Girl  Lou Bega Icecream  Без тебя я опять  Тимати рок звезда  Lou Bega The Trumpet Part II  Lou Bega God Is a Woman 
О чем песня
А.Нургалиев - Котлы булсын туегыз?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен