Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сине көтәм Авторы: Kazan World Галәмнәргә атылды йөрәк, Һаваларны ярды күкрәп, Тамырлардан агыла сыңрап, Чатнагандай ярсый күкрәк. Үзәгемне аямыйча өзә, Йөрәгемне кайнар ялкын өтә, Янып-көеп кара төпсез төндә, Мәхәббәтем, бары сине көтәм. Каһәрләнгән бу гамьсез тойгы, Әйтерсең лә бер төпсез кое. Хәлсез тәндә бар каным ойый, Күңелемдә тик бушлык улый.