Жанынны канатып, каерма канатын! (исполнитель: Динар Фейсханов)

Пар чәчәкләр гөлдә, 
Пар аккошлар күлдә, 
Пар сандугач булса — җыр матур. 
Ярыңнан аерылып. 
Канатың каерылып, 
Калсаң сине кемнәр юатыр. 

Җаныңны канатып, 
Каерма канатың, 
Ташлама ярыңны, ташлама. 
Синекеннән артык 
Түгел кеше яры, 
Үз канатың бирмә башкага. 

Елгаларның яры 
Һаман парлы-парлы, 
Көн — кояшы, төннең ае бар. 
Парлыларны күреп, 
Үзәкләрен өзеп, 
Гомер итә аерым-аерылар. 

Җаныңны канатып, 
Каерма канатың, 
Ташлама ярыңны, ташлама. 
Синекеннән артык 
Түгел кеше яры, 
Үз канатың бирмә башкага. 

Бул син гел янында 
Кайгылы чагында, 
Шатлыгын да тигез бүлешеп. 
Күзләренә карап, 
Бер-береңне аңлап, 
Гомерләр итегез сөешеп. 

Җаныңны канатып, 
Каерма канатың, 
Ташлама ярыңны, ташлама. 
Синекеннән артык 
Түгел кеше яры, 
Үз канатың бирмә башкага
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Укр песни  S f s c  Shikidim-Tarkan  Это всё Я  Стойка  Lauryn Hill Just Want You Around 
О чем песня
Динар Фейсханов - Жанынны канатып, каерма канатын!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен