Кәүвәл авылы көе (Татар халык жыры) (исполнитель: Айфара)

Суда балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер шул, сизәдер.
Авылыбызда бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер шул, өзәдер.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Шомырт кара чәчләре лә
Шомарадыр тараса, ай, тараса.
Күңелемә ял буладыр
Бер елмаеп караса, ай, караса.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Башыңа япкан яулыгың
Яңа яуган кар кебек, ай, кар кебек.
Йөзләрең тулган ай кебек,
Акылың сары май кебек, ай, май кебек.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Нейгауз  Рэп грустный  Twinke  Рэп-невеста  Пусть бегут неуклюже пешеходы  Вот такая солдатская жизнь ВВ МВД РФ  Рыночные отношения 5  Ради славы-снова плачут дожди 
О чем песня
Айфара - Кәүвәл авылы көе (Татар халык жыры)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен