Cili yaqlarga (исполнитель: ITTIFAQ Mubai)

Иттифак (feat.Mubai, DJ Noiza) - «Cili yaqlarga»( «Җылы якларга»).
Тагын бер төн ялгыз.
Бары тик юл һәм син,
Ай һәм боз,су һәм тоз.
Күз яшьләр тула.
Бары тик синең кебекләр генә моңа түзә ала.
Әй, энем, юкка борчылма,
Бөтен кайгыларыңны җыеп учыңа,
Җибәр очсыннар, җил белән качсыннар,
Яшьләр тәрәзәләрен ачсыннар.
Саф һава җитми үпкәләргә,
Әйдә сөрт яшьләреңне,
Җиткән үпкәләргә.
Елакларны берәү дә яратмый,
Гел янып торган йөрәк катмый.
Булмый көн саен бәйрәм, аңла:
Безнең кояшлы көннәр алда.
Бернигә дә карама
Чын керпеләр качмый җылы якларга.

Тумыштан ук ялгыз кала
Урамнар кочагында үскән бала,
Йөрәгенә аның үпкә тула,
Урамнар кочагы бик салкын була.

Без тагын күп:
Мин, мин үзем,минем уйларым.
Аларны карадым,араладым,санадым,
Хәтергә салып куйдым,тезеп куйдым
Һәм нәтиҗә ясадым.
Күккә карадым, төн белән сөйләштем.
Йөри торгач,
Кешеләр белән аралашырга туры килә,
Кәкре китеп,берәүгә юл күрсәтергә
Ике сүз генә җитә.
Юк, мин монда туырга тиеш түгел идем.
Чынлап: көн саен йөрим аптырап
Тегесен-монысын карап, яңаны корып
Йөрмәле эч пошырып -кемдер миңа дәшә.
Тегеләргә сәламлә,башыңа шешә.
Юк җылы яклар,юк якты көннәр
Юк дуслык,мәхаббәт, ышаныч,
Бар акча белән бурыч.
Тыныч,ышанама миңа,охшама миңа
Барыбер берүзең барысын булдырып кара.

Тумыштан ук ялгыз кала
Урамнар кочагында үскән бала,
Йөрәгенә аның үпкә тула,
Урамнар кочагы бик салкын була.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Маржан арапбаева казак ели осындай  Archontes  Big russian boss красивая жизнь  Танцуй лог дог  Украина Земля Моя  Fighting Freddy  PHARAOH - ртуть 
О чем песня
ITTIFAQ Mubai - Cili yaqlarga?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен