Урамда уйны гармун (исполнитель: Салават)

Кулларымда гармун,йөрәгемдә бар моң, 
Төнге урам буйлап эх,бер үтәсе! 
Гомер үтә торгач,зур бер йомгак булгач, 
Ничек кенә итеп аны сүтәсе?! 

Кушымта: 
Узыйм әле авыл урамнарын, 
Бастырып тик күңел бураннарын. 
Хисләремне гармун сөйләсен, 
Әйтеп минем сиңа киләсен. 

Сыздырып ла уйнап,олы урам буйлап, 
Яныгыздан килә эх,бер узасым! 
Урамнарны иңләп, сине айга тиңләп, 
Моңлы гына матур җырны сузасым. 

Гармун моңын тыңлап, әллә мине уйлап, 
Урамнарга чыксаң эх,бер күрәсе! 
Яннарыңа барып,кулларыңнан алып, 
Күзләреңнән синең ничек үбәсе?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Милая моя Ellai  Skase Skase Stavros Livykos греческая песня-клуб  MC Erik  Я не забуду никогда нашу первую  Николай Растаргуев  Я Люблю Dj XM  Детство чародея 
О чем песня
Салават - Урамда уйны гармун?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен