ღСин минем җанымның яртысыღ (исполнитель: Айдар Галимов)

Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йорәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Начальник вселенной  Родители на  Tony Bennett Mood Indigo  Tony Bennett Cold Cold Heart  Tony Bennett Shadow of Your Smile  Tony Bennett Solitaire  Tony Bennett Somewhere Along the Way  Tony Bennett Deck The Halls 
О чем песня
Айдар Галимов - ღСин минем җанымның яртысыღ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен