- Озак яша энкей шатлык белен (татарская песня) (исполнитель: Гузель Уразова)

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән.

Изге теләкләрне әйтеп барыбызга
Сакланыгыз диеп ялгышлардан.
Бизәп гомерләрне аклык булсын җанда
Зарланмагыз диеп ялгышлардан.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

Әйткән сүзләреңне искә алган чакта
Йөрәгемдә яшәү көчем арта.
Гомер көзләремне узган чагымда да
Кабатлармын мин дә балаларга.

Ишегалдың синең яшел келәм,
Без булмагач үскән бәпкә үлән.
Мәрхәмәтле синең изге саф күңелең.
Озак яшә, әнкәй, шатлык белән
Источник: [bad word] [bad word] node/1948
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Cypress Hill Legalize It  Cypress Hill Hits from the Bong  Строгий капрал Владимир Макаров  Кто любовь обидел счастлив тот не будет  Cypress Hill What go around come around kid  В голубых небесах в незнакомых мирах  Cypress Hill Hand On the Glock 
О чем песня
Гузель Уразова - - Озак яша энкей шатлык белен (татарская песня)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен