Шатлык вальсы ( Гульнара Шаймухаметова суз) Челтерәп (исполнитель: Алиһә Нур Эльвира Хаматнурова)
Шатлык вальсы
1.Челтерәп көләләр җирдә чишмәләрем,
Зәңгәр күкне нурлап кояш көлә.
Елмая каршыма очраган кешеләр,-
Күңелемдә шатлык:алар белә.
2.Җемелдәшеп күктә бииләр йолдызлар
Урманда куышып җилләр уйный.
Җир шары әйләнә;сөенәм,сөеләм,
Күңелем шатланып һич тә туймый.
3.Сабантургай сайрап талпына һавада,
Узыша кошларым моңнар түгеп.
Шатлыкка,җырларга,моңга сусаганнар
Килегез,-күңелемне бирәм бүлеп.