Ария Наргизы (rock version) (исполнитель: Илюса Хузина)

Ария Наргизы
Музыка Эльмира Низамова
Слова Рената Хариса

Туган илем! Шәһре Болгар!
Изге сулы  Иделем!
Ярларыңны үбә торган
бер дулкының идем мин...

           Әй, Иделем-Иделкәем,
           килә синдә каласым,
           бер агарып, бер күгәреп,
           нигә дулкынланасың?
           Әй, болыннарым, үрләрем,
           килә сездә каласым,
           мәхәббәт ялкыннарында
           дөрли-дөрли янасым...

Бөек Биләр! Горур Сувар!
Урманнарым-кырларым!
Сүндермәгез  кайтавазын
мин җырлаган җырларның.

           Әй, урманнарым-кырларым,
           килә сездә каласым.
           Нигә чишмәләр  моңая?
           Нигә таллар ямансу?
           Әй, болыннарым, үрләрем,
           килә сездә каласым,
           мәхәббәт ялкыннарында
           дөрли-дөрли янасым...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ви вил ви вил  КняZz Зазеркалье  6 Джэффри ft Волшебник Гудвин  Лирик берешь её за талию  Стюардесса По Имени Жанна В Пресняков  Керри форс девочка  Кто ТАМ Ты знаешь правду 
О чем песня
Илюса Хузина - Ария Наргизы (rock version)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен