Мизгеллэр ! (Рауфа Нурмухаметова сузе,Айдар Тагиров кое) (исполнитель: Лейла Галиева)
🎧🎤 Мизгелләр Мизгелләрне сагынып көтәбез, Ә гомерләр сизелми үтә. Йөрәкләрне әрнетеп өтеп Кемнәрдер мәңгелеккә китә. Якты дөньяларга бер тугач, Яшәргә иде туйганчы. Якты дөньялардан кем туйган? Яшәт Ходай йөзләр тулганчы! Тәкъдирләр язылган мангайга Урап үтеп булмый язмышны. Бәхет өчен җиргә туганбыз Гөлгә күмәр өчен тормышны. Барыр юлыбыз якты булсын, Бетмәсен дөнья мәшәкате. Исән-сау булганда туганнар - Яшәүләрнең шунда рәхәте. Рәүфә Нурмөхәмәтова сүзләре, Айдар Тагиров көе.