Минем Теща - алтын (И.Шаехов көе, Ф.Муртазин һәм Р.Хәйретдинов (исполнитель: Рамиль Хайрутдинов)

Бар бу дөньяларда
Ике бик шәп кеше
Аның берсе мин, кияү
Берсе минем теща!
Кияү җаныкаем диеп
Гел биеп кенә тора
Минем хатынны бары тик
Ул гына җиңә ала!

Хатыныма әни
Бабаема хатын
Балаларга дәү әни
Минем тещам алтын

Тещам оста куллы минем
Куллары йокмый кулга
Мин кунакка килгән саен
Табалар чыжлап тора
Кырмыскадай эшчән
Минем алтын тещам
Кайчак кырмыскадай
Алгалый ул тешләп!

Хатыныма әни
Бабаема хатын
Балаларга дәү әни
Минем тещам алтын

Өрмәгән җиргә утыртмый
Йөзе һәрвакыт көләч
Зур рәхмәт шундый шәп кызны
Үстереп миңа биргәч!
Бар бу дөньяларда
Ике бик шәп кеше
Аның берсе мин, кияү
Берсе минем теща!

Хатыныма әни
Бабаема хатын
Балаларга дәү әни
Минем тещам алтын
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Благодари Sunsay  Tina Turner On Silent Wings  Enter shikari - system  Россиянцы и американе  Синий лен  Пожалей себя  Misery Maroon 5 
О чем песня
Рамиль Хайрутдинов - Минем Теща - алтын (И.Шаехов көе, Ф.Муртазин һәм Р.Хәйретдинов?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен