Мэхэбэт ул (исполнитель: Гузель Уразова)
1 Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек Сагыш- борчуларың юдыра. Кирәк икән шашкын хисләр белән Башкайларың тәмам җуйдыра. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 2 Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә, Көтмәсәң дә килеп җитә ул. Чуалта да синең уйларыңны, Сиздермичә синнән китә ул. 3 Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Гашыйк итә ике йөрәкне. Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне, Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.