Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Төн караңгы бүген.Ай да эзли Чиксез күктә үзенең йолдызын. Ай да ялгыз, мин дә ялгыз бүген, Сөю утларында берүзем. Көзләр бүләк итте сине миңа, Ә язларым алып киттеләр. Сөю чәчәгемне ялган өзде, Очрадың син миңа ник кенә? Ярамый бит сине яратырга, Йөрәк яна әрнү-ярсудан. Синең язмыш инде гомерлеккә Башка язмыш белән кушылган